Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде
![Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде](https://tatar-inform.tatar/attachments/423f5e5ef18b72798a960b1e04b688eff9cdb89b/store/fill/780/440/b4bb9dd1e8c51de11cf7e78093ed834379fb8ec3fb2b40fa18f416a2ed93/20200317_133851.jpg)
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Республикасына бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде. Алар очып килгәч тә санитар-эпидемиологик контроль узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Бер тәүлектә Россия субъектларыннан 23 рейс килде. Барлыгы 1 992 кеше тикшерелде. Санитар-карантин контроле барышында яңа коронавирус инфекция симптомнары, шулай ук температура сы булган затлар ачыкланмаган», — диде Любовь Авдонина. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейсларны карантин контроле дәвам итә, алар илнең барлык почмакларыннан килә. Әлегә республикада эчке рейсларны гына каршы алалар, чөнки халыкара рейсларга рөхсәт бирелмәгән.