Татарстанда суытачак һәм яңгыр явачак
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июньдә Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез яңгыр явачак. Шулай ук җил дә көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…+9, көндез +12…+17 градус булачак. Температураның нормадан 8-9 градуска төшүе төбәккә төньяк антициклоны килү белән бәйле. Татарстанда атна ахырында гына җылытачак.