Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар
![Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/fa67f48cafb40aa4c2584fa6407ece19e45bb720/store/fill/780/440/15b3bc5a84664a870cf1d746870394aa3237df7d05ae9bd6e0b90cb5b5f0/E414BE58-56D2-4EE5-8D3C-40A48000C235.jpeg)
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә участоклар 8-14 сәгатьтә эшләячәк. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга хәбәр ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак», — дип өстәде Кондратьев.
Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен 8-20 сәгатьләрдә сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.