Түбән Камада сайлау участокларының тавыш бирүгә әзерлеген тикшерделәр
![Түбән Камада сайлау участокларының тавыш бирүгә әзерлеген тикшерделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/253d959ea74250222c8c863840dd67e7544369a2/store/fill/780/440/bf1914744a9d3460d7b95e72a26c2ffcbec16f4c2e61d2c5b19d633a3122/WhatsApp+Image+2020-06-23+at+15.53.30.jpeg)
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирү вакытында барлык куркынычсызлык чаралары да күреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин бүген территориаль сайлау участокларын тавыш бирүгә әзерлек буенча тикшерү барышында әйтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 115 сайлау участогы эшли: аларның 82се — шәһәрдә һәм 33е — районда. Бүген аларның тавыш бирүгә әзерлеге тикшерелде, чөнки 25 июньнән үк теләүчеләр үз участогында вакытыннан алда тавыш бирә алачак. Эш көннәрендә — 25, 26, 29, 30 июньдә сайлау участоклары — 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә — 8дән 12 гә кадәр, 1 июльдә — гомумроссия тавыш бирү көнендә — 8 — 20 сәгатьләрдә эшләячәк. Калган вакытта сайлау комиссияләре әгъзалары өйләренә килеп, тавыш бирергә теләүчеләр белән эшләячәк. Беренче чиратта, бу-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр. «Әмма, санап үтелгән категория гражданнардан тыш, әгәр кемдер өйдә тавыш бирү фикеренә килсә, ул сайлау участогына шундый гариза белән мөрәҗәгать итә ала», - диде Артур Сафин. Сайлау участоклары гражданнарның тулы иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. 35 нче лицей мисалында Артур Сафин участокка килгәч, тавыш бирүнең ни рәвешле узачагын күрсәтте. Ишек төбендә дезинфекцияләнгән келәм җәелгән, бирегә килүчеләрне волонтерлар каршы алачак, термометрия үткәрәчәкләр, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, битлекләр, каләмнәр өләшәчәкләр. Температурасы тиешледән югарырак булган гражданнар шул ук бинада урнашкан изоляторга озатыла, анда шулай ук тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган.