Ирек Зиннуров: Мин Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирдем
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия дәүләт гербы үзгәргән һәм матурайган кебек, Россия Конституциясенә төзәтмәләр аны көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Ирек Зиннуров белдерде. «Бүген мин Россия Конституциясенә, безнең киләчәгебезне билгели торган илнең төп законына төзәтмәләр өчен тавыш бирдем. Россия гербы үзгәргәндә яхшырак һәм матуррак була барды, безнең Конституция дә тулылана, көчәя», — диде Ирек Зиннуров. «Болар барысы да илебезнең киләчәге хакына эшләнә», — дип өстәде ул. Танылган спортчы һәм сәясәтче Ирек Зиннуров бүген хатыны һәм улы белән тавыш бирергә килде. Төп законга төзәтмәләр кертүгә карата үз фикерен ул Казанның 179нчы гимназиясендә сайлау участогында белдерде.