Ганибаев: Балалар турында кайгыртмыйча дәүләтнең киләчәге турында сөйләргә ярамый
![Ганибаев: Балалар турында кайгыртмыйча дәүләтнең киләчәге турында сөйләргә ярамый](https://tatar-inform.tatar/attachments/25c5a344e4d08b7346e4194631d2e2db6292bb80/store/fill/780/440/926f868b1fe482a5a979e473fea648339cddb291772c94fa2129495e0d7b/4A69600D-3FDC-4E37-A294-321C65FF52FE.jpeg)
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәүләт өчен генә түгел, беренче чиратта Россия Федерациясе гражданнары өчен дә мөһим. Бүген гомумроссия тавыш бирүдә катнашкан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең — Татарстан Инвалидлар җәмгыяте татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев шундый фикер белән уртаклашты.
Сайлау пунктына кергәндә Ганибаевның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чараларын бирделәр. Аннары ул дистанция саклап, сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте. Оешма председателе тавыш бирергә үзе укыган мәктәпкә килде.
«Дөньяның төрле илләре Конституциягә үзгәрешләр кертә. Сер түгел, җәмгыять үсә, закон нормалары, шул исәптән Россиядә җәмгыять үсеше өчен төп закон базасы булган Конституция дә, җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсенә туры килергә тиеш», — диде Рифат Ганибаев.
Аның сүзләренчә, Конституция һәм җәмгыять үсеше дәрәҗәсе аерылып торуга юл куярга ярамый.
«Иң элек дәүләтчелекне көчәйтү, шулай ук халкыбызның традицион гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклау хокукын көчәйтү турындагы төзәтмәләрне билгеләп үтәр идем. Болар барысы да гаиләнең тотрыклылыгына җитди этәргеч һәм игътибар. Балалар турында кайгыртмыйча, безнең дәүләтнең киләчәге турында сөйләргә ярамый. Барыннан да элек без дәүләтнең күпмедер вакыттан соң нинди булачагы һәм киләсе буынның ничек яшәячәге турында уйларга тиеш», — дип сөйләде спикер.
Оешма рәисе шулай ук Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенең бөтендөнья-тарихи әһәмияте булуын искәртте. Үзгәрешләр тарихи дөреслекне сакларга мөмкинлек бирәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенең өченче көнендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тавыш бирде.