Әгерҗедә хезмәт алдынгыларына «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды
![Әгерҗедә хезмәт алдынгыларына «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/6468b39943be052c353fff5c8f60a2a910c4b670/store/fill/780/440/528c5562ac9415736650f35757d085223b148a36bf933117f208f006b5ba/610b9416b1775fbe23a078cc02f2d108.jpg)
(Әгерҗе, 27 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗелеләр «ТАССРның 100 еллыгы» медален алды. Бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район Советының XLVIII утырышында бер төркем Әгерҗе кешеләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең барысы да Әгерҗе районы үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, хезмәт алдынгылары. Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Татарстан Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнашты.