Түбән Каманың «Веста» үзәгендә дәресләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни + бәби» клубында катнашучылар өчен «Яраткан туган ягым» дигән чара үткәрде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Онлайн-дәрес туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелде. Чара педагог тарафыннан туган ил турында шигырь уку белән башланып китте. Аннары белгеч балаларга һәм аларның әниләренә шәһәрнең Кама елгасы ярында төзелүе турында сөйләде һәм аның белән бергә Түбән Кама буенча онлайн-экскурсиягә барырга тәкъдим итте. Виртуаль рәвештә балалар шәһәр проспектларында, урамнарында булды, аның истәлекле урыннарын карадылар, шәһәр халкының яраткан паркларында һәм скверларында булдылар.