Чаллыда төзелеш краны ауганын видеога төшергәннәр
![Чаллыда төзелеш краны ауганын видеога төшергәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/31415e42d21fbba587e5478bcfcc9a2e41ce99bc/store/fill/780/440/d5079aba67bf8ad8e103cbbbc5529aa7bba4b4a7b37cda2626ec732ca1de/BBB1CAE5-66C5-4331-84DC-90268C0AE12C.jpeg)
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Полина Шевчук). Чаллыда көчле җилдә төзелеш краны ауганын видеога төшереп алганнар. Видеоязманы "Татар-информ"га бу хәлнең шаһитләре җибәрде.
Видеодан күренгәнчә, көчле җилдә кран җиргә һәм якын-тирәдәге гаражлар өстенә барып төшә.
Гадәттән тыш хәл "Ралли" гаражлар ширкәте тирәсендә булган дип фаразлана.
Хәзерге вакытта урында авария хезмәтләре эшли.