Татарстанда иномарка трассадан юл кырыена төшеп киткән, шофер һәлак булган
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда чит ил машинасы трассадан юл кырыена очкан, машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига кичә 21.15 сәгатьтә Азнакай — Тымытык — Күктәкә автомобиль юлының унынчы чакрымында булган
«Фольксваген» ның 33 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм автомобиль кюветка оча. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак була.