Питрәч районында 400 кеше сыешлы мәчет төзелә
(Питрәч, 28 июнь, «Татар-информ», « Алга», Ольга Ефремова). Питрәч район үзәгендә мәчет төзелеше бара. 2020 елда беренче катны плитәләр белән ябу, ә соңрак икенче катны түбә астына кертү планлаштырыла. Төп гыйбадәт кылу залы 300-400 кеше сыя торган булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Хәзер Питрәчтә яңа мәчет төзелешендә Арчадан килгән эшчеләр катнаша, волонтерлар да актив ярдәм итә. Яңа мәчетнең мәйданы 1300 квадрат метр тәшкил итәчәк. Цоколь каты да булачак, анда һәртөрле ярдәмче бүлмәләр урнашачак. Комплекс проекты ике этапка бүленгән. Беренче этап — төп бинаны төзү, икенчесе — манара. Әлегә объектны түбә астына кертү өчен финанслар җитәрлек, әмма бүлү һәм эчке эшләр (электр, су белән тәэмин итү), тәрәзә һәм ишекләр кую өчен өстәмә акча таләп ителә. «Бу этапта иганәчеләр эзлибез, битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнәбез», — диде Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт һәм питрәчлеләрне ярдәм итәргә чакырды. Ярдәм итәргә теләүчеләр районның имам-мөхтәсибенә 89253787416 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.