Татарстанда 35 градуслы эсселек көтелә
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә көндез һава температурасы +35 градуска җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелүен, явым-төшем булмаячагын фаразлый. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, алдагы ункөнлек дәвамында — 7-17 июльдә —көндезге һәм төнге температураның югары булуы көтелә. «Безнең төбәктә һава торышы югары антициклон белән билгеләнә. Һава температурасы климатик нормадан 5-6 градуска югарырак», - дип китерә профессор сүзләрен югары уку йортының матбугат үзәге.