«Мәскәү татарлары штабы» башкала мэрыннан урамга Мәхмүт Гәрәев исемен бирүне сорый
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы» Россия башкаласы мэры Сергей Собянинга шәһәрнең бер урамын отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев (ул 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды) исеме белән атау үтенечен җиткергән. Бу хакта «Штаб» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатта Гәрәевнең Ватанны саклаудагы зур казанышлары билгеләп үтелә.
«Бөтенләй яшь офицер килеш ул куркыныч һәм көчле дошман — немец фашизмына каршы сугышта булды. Яшь булуына карамастан, ул һәрвакыт үз өстенә җаваплылык алды, сугыш кырында тиз һәм дөрес карарлар кабул итте һәм һәрвакыт куелган максатка иреште. Командирның бу табигый сыйфатлары алга таба аңа зур хәрби җитәкче, стратегик һәм оештыручы буларак үсәргә мөмкинлек бирде», — диелә мөрәҗәгатьтә.
Мәхмүт Гәрәев ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры вазифасында Ерак Көнчыгышта Бөек Ватан сугышының тәмамланып килгән көрәшләрендә катнаша.
Мәскәү мэрына язган хатында шулай ук Гәрәевнең яшь белгечләрне әзерләүгә күп көч куюы, белем һәм бай практик тәҗрибәсен тапшыруы билгеләп үтелә. Халыкара киеренкелек үсүнең соңгы елларында ул Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне читтәге һөҗүмнәрдән актив яклый, тарихны һәм Совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметергә юл куймый.
Мәскәү урамнарының берсен Мәхмүт Гәрәев исеме белән атау үтенеченнән кала, хатта генерал яшәгән урын буенча мемориаль такта ачу үтенече дә бар.