Россия Хөкүмәте илкүләм проектларны яктырту өчен субсидияләр бирүне раслады
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте милли проектларны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта «экспертлы-социологик һәм мәгълүмати-аңлату» алып бару өчен субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында хәбәр ителә.
Ярдәм РФ Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасына бирелә. Әлеге оешманың максаты - «милли проектларның мөмкинлекләре һәм нәтиҗәләре турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру», дип хәбәр ителә порталда.
Карар нигезендә, субсидия коммуникация стратегияләрен эшләү, гражданнарның милли проектларны тормышка ашыру турында хәбәрдарлыгын арттыра торган чаралар һәм акцияләр үткәрү белән бәйле чыгымнар өчен бирелә. Шулай ук социологик тикшеренүләр уздыру, илкүләм проектларны яктырта торган кино-, аудио-, фото - һәм видеопродукция булдыру һәм башка максатлар өчен субсидия биреләчәк.
«Субсидия бирү Президент эшләре белән идарә итүгә җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә гамәлгә ашырыла», — диелә документта.