Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән тамаша куелачак
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы»). Чаллы татар драма театрында «Брежнев шәһәре» дигән татарча спектакль куелачак. Бу хакта җирле газета яза.
Әсәрнең авторы Шамил Идиатуллин 1980нче елларда Чаллыда яшәгән. Ул вакытта шәһәр Брежнев дип аталып йөртелгән.
Романда вакыйгалар Чаллыда бара. Әсәр урыс телендә, аның татарчага тәрҗемәсе юк. Идиатуллин роман нигезендә татарча пьесаны Чаллы драма театрының яңа сәнгать җитәкчесе, яшь режиссер Олег Кинҗәголов язуын әйткән, диелә әлеге хәбәрдәю
Чаллы татар драма театры быел ЗЯБ бистәсендәге яңа бинасына күчә, хәзер анда төзекләндерү эшләре бара. Бу атнада театрга яңа исем бирү дә көтелә. Исемне Чаллы кешеләре катнашында бәйге уздырып сайладылар. Бәйге нәтиҗәләрен шәһәр мәдәният идарәсе игълан итәчәк. Театрга яңа исем уйлап табу өчен бәйге уздыруны быел май аенда Чаллыга килгәч Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән иде.
Чаллы татар драма театры моңа кадәр КПССның шәһәр комитеты бинасында урнашкан иде. Бинаны аңа 1990нчы елларда биргәннәр. Театр чыгып киткәч, бина Чаллы курчак театрына биреләчәк. Курчак театрының моңа кадәр үз бинасы булмаган.
Элегрәк билгеле булганча, «Город Брежнев» әсәре нигезендә шул ук исемдәге нәфис фильм да төшерергә ниятләнә. Хәзер аңа инвесторлар эзләү эше бара. Фильм 80 миллион сумга төшәчәк.