Россия Сәламәтлек саклау министры иртәгә Чаллыда булачак
(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә Чаллыда эш сәфәре белән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чаллыда министрга Чаллы онкология диспансерын күрсәтү планлаштырыла, ул график буенча быел тапшырылырга тиеш. Үзәк ике: амбулатор һәм радиологик корпустан торачак. Төбәк әһәмиятендәге медицина учреждениесендә елына 4500гә якын операция үткәрәчәкләр, ә аның диспансеры ел саен 100 меңгә кадәр пациентны кабул итә алыр дип планлаштырыла.
Моннан тыш, Михаил Мурашко Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эше белән танышачак.