Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче Ренат Зиннәтуллин кайткан
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Халидә Габидуллина). Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче, Санкт-Петербургта яшәүче Ренат Зиннәтуллин кунакка кайткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты, диелә хәбәрдә. Музей фондындагы мәгълүматлар белән тулыландырып, өстәмә материаллар табып, ул әнисе ягыннан ике йөздән артык нәсел кешесен барлап, кайберләренең фотолары һәм тулы мәгълүматлары белән әзер шәҗәрә ясап алып кайткан. Анда язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тә бар. Чөнки Ренат — Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае.