Татарстанда сазлык-болын киекләренә җәйге ау ачыла
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Сазлык-болын киек кошларына җәйге ау сезонын Татарстанда гадәти режимда – Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле чикләүләрсез үткәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте. «Әлегә без үзгәрешләр кертү өчен нинди дә булса сәбәпләр күрмибез. Ау алдагы еллардагы кебек үк башкарылачак», - диде агентлык әңгәмәдәше. Чиспияков сүзләренчә, быел һава торышы сазлык-болын кошлары санын арттырырга ярдәм иткән. «Бездә төп исәп алу көз көне үткәреләчәк, әмма, аучылар күзәтүе буенча, кошлар саны артты. Быел салкыннар булмады, сулыкларда су җитәрлек», - дип аңлатты ул. Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләрендә 15 июльдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулыкларында этләр белән ауга рөхсәт бирә башлаячаклар. Бу хезмәт бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты һәм эте булган һәркем өчен ачык. Дүрт аяклы дустан башка ау өчен административ штраф яный. Рөхсәтнамә сазлык-болын киекләрен аулауга хокук бирә. Аңа, мәсәлән, тәкәрлек, чуллык, урман үрдәге һәм башкалар керә.