Нәзарәтнең «Зәкят» фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә «Мохтаҗларны ашат» акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем «Зәкят» фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сум тәшкил итә. Малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү бушлай. Моннан тыш «Зәкят» фондының квалификацияле белгечләре корбан чалу гамәле буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә.
«Безнең хезмәтләр бернинди дә финанс табыш алуны күздә тотмый, корбан итен тарату буенча барлык эшләр Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла, төп ният — корбан итен күпләгән мохтаҗларга җиткерү», — ди фондның генераль директоры Булат Мәрданов.
Корбан гаетенә сарык чалуга гариза калдыру өчен (843) 225-33-22, 590-27-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан мәчетләре шулай ук гаеткә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.