Актанышта комбайннар парады узды
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Актаныш», Рузилә Хәсәнова). Бүген Актанышта комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Комбайннар парады дип йөртелүче әлеге чара Киров аермасында башланып китте.
Биредә «Тамыр», «Чишмә» хуҗалыклары, «Чишмә» агрофирмасының барлык комбайннары да чыккан иде. Комиссия тарафыннан комбайннарның төзеклеге тикшерелә.