Түбән Новгород өлкәсендә «Мәскәү онлайн-Сабантуе» призына футбол турниры оештырганнар
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Грибаново авылында «Мәскәү онлайн-Сабан туе — 2020» призына футбол турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Турнирны Мәскәүнең Зеленоград административ округы мөселманнары оешмасы, Грибаново авылы мөселманнарының җирле оешмасы һәм Грибаново авылындагы Азымов КФКсы оештырган. Яшь футболчылар Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Наил Якубов ярдәме белән 2019 елда төзелгән футбол кырында уйнаган. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, җиһазландырылган зур футбол мәйданчыгы балалар өчен зур бүләк булган һәм актив ял яратучыларны үзенә артып тора, диелә хәбәрдә.