Миңнеханов цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча ведомстволар рейтингын төзергә тәкъдим итте
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың һәр министрлыгында һәм ведомствосында цифрлаштыру дәрәҗәсе рейтингы төзергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безгә ил эчендә нинди позицияләрдә торуыбызны белергә, ә аннары башка илләр белән чагыштырганда ничек икәнне карарга кирәк. Без иң алдынгы тәҗрибәне сайларга һәм шуңа омтылырга тиеш. Эшнең төгәл планын билгеләргә һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешергә кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Татарстанның диджитализация өлкәсендәге казанышлары турында сөйләгән ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Айрат Хәйруллин республикада булдырылган Цифрлы трансформация үзәге турында искә төшерде һәм цифрлы трансформациянең төп бурычы - идарәче кадрлар әзерләү, дип өстәде.