Марат Җәббаров: Уңыш яхшы булыр дип көтелә, иң мөһиме - аны вакытында җыеп алу
![Марат Җәббаров: Уңыш яхшы булыр дип көтелә, иң мөһиме - аны вакытында җыеп алу](https://tatar-inform.tatar/attachments/c3eafe869aae13cbb917f2b869aae8096d98f14a/store/fill/780/440/b5fb7b9a151c1d2c8fb22ce13c081fdcf3f71de940fc08916d69b6425f00/print_6574819_4663607.jpg)
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Аксубай районы хуҗалыкларында булды. Комбайнчылар белән очрашуда ул быел уңыш саллы булыр дип көтелүен, төп бурыч — аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу икәнлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аксубай районында министр Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Быел фермер «150 баш савым сыерга гаилә терлекчелек фермасын үстерү» проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Грант акчасына ул роботлаштырылган ферма ачарга планлаштыра. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук районның иң нәтиҗәле авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен бүләкләде.