Зәй үзәк район хастаханәсендә Сovid-19 белән авыручыларны дәвалый башладылар
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Зәй үзәк район хастаханәсе Covid-19 йоктырган пациентларны дәвалаучы госпиталь статусын алды. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының 10 июльдәге боерыгы белән Зәй районында провизор госпиталь оештырылды. <…> Covid-19 инфекциясен йоктырган пациентлар яисә әлеге чирне йоктырган дип шикләнелүчеләр Зәй районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана», — дип билгеләп үтә басма. Хастаханәдә өстәмә алты урын әзерләнгән, хәзер үзәк район хастаханәсе базасында 24 пациент дәвалана.