Думада сайлауларда берничә көн тавыш бирү мөмкинлеге турында закон кабул ителде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы пленар утырышта сайлау законнарындагы үзгәрешләр хакындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Яңалык шул исәптән сайлау һәм референдумнарда берничә көн (әмма өч көннән дә артык түгел) дәвамында тавыш бирү мөмкинлеген күздә тота. Әлеге мәсьәлә буенча карарны сайлау комиссияләре кабул итәчәк, өстәвенә алар сайлау яки референдум билгеләү турындагы карар рәсми төстә дөнья күргәннән соң ун көн эчендә барысын да ачыкларга тиеш.
Шул ук вакытта, өч көн дәвамында тавыш бирү сайлау яки референдумнарда учеттан төшерү таныклыклары буенча катнашу яки вакытыннан алда тавыш бирүне күздә тотмый. Тавыш бирүнең мондый форматында сайлау һәм референдумда катнашу хокукларын гамәлгә ашыруның өстәмә мөмкинлекләрен кулланып булачак. Документ нигезендә сайлау һәм референдум тавыш бирү бинасыннан читтә (йорт яны һәм гомуми файдаланудагы территорияләр) оештырылырга мөмкин.