«Казан марафоны»на нигез салучы Вадим Янгиров: Дәгъваларның асылын аңламыйм
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Казан марафоны»на нигез салучы Вадим Янгиров 2018 елгы ярышларда мошенниклыкта гаепләүләренә аңлатма бирде. Эшкуар сүзләренчә, аңа карата 1,1 миллион сум акчаны максатчан файдаланмау турында эш апрель аенда ук кузгатылган.
«Мин дәгъваларның асылын аңламыйм. Без бернәрсәне дә яшермәдек, безнең барлык структураларда да отчет документлары бар. Безнең эшчәнлек тулысынча ачык, барлык финансларны да күрсәтәбез», - дип хәбәр итте Янгиров «Татар-информ» агентлыгына.
Ул билгеләп үткәнчә, «Казан марафоны» - дәүләт ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган шәхси проект һәм аның тикшерүчеләрнең теләсә нинди соравына аңлатмасы бар.