Дамир Мөхетдинов: Пандемия аркасында Хаҗга бармау җәмгыять иминлеге өчен кирәк
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясе аркасында хаҗга баралмый калу һәм мәчетләрдә күпләп җыела алмау — ул җәмгыять өчен, дин тотучылар өчен тормыш иминлеге булып тора. Җомга көнне бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов белдерде. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
31 июльдә мөселманнар Исламда төп бәйрәм — Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтә. Быел Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте коронавирус эпидемиясе аркасында хаҗилар өчен чикләрне япты. Гадәти 2,5 миллион урынына Мәккәдә 10 мең кеше булачак. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бәйрәм гыйбадәтләре мәхәллә кешеләреннән башка уза.
«Бу көннәрдә хаҗ кылырга ниятләүчеләребез бардыр. Тик, бәлки, тарихта беренче тапкыр, моңа коронавирус пандемиясе аркасында мөмкинлек юк. Мәчеттә бәйрәм намазы да, узган еллардагы намаз укучылар җыелуы белән чагыштырганда, аз санда башкарыла. Бу — җәмгыять иминлеге хакына, тормышны саклап калу хакына диндар кешеләр буларак безнең корбаныбыз. Бу - безнең өчен зур сынау», — диде Мөхетдинов.