Равил Гайнетдин: Кешелекнең коронавирус бәласеннән котылуын сорап дога кылам
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин мөселманнарны Корбан гаете бәйрәме белән котлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре шурасы, бөтен руханиларыбыз һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән мөселманнарның бөек бәйрәме - Ид әл-Адха, Корбан гаете бәйрәме белән котлыйм», - диде.
Ул бүгенге чынбарлыкның коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күзгә-күз аралашуны чикләү һәм күп кеше җыелудан баш тарту икәнлеген искәртте. Кешелекнең коронавирус бәласеннән котылуын сорап дога кылам, диде.
«Бөтен дөньядагы дин кардәшләремнең Корбан гаете һәм хаҗ кылуга кертелгән чикләүләрне дөрес бәяләүләренә ышанам, чөнки мөселман теленнән һәм кулыннан башка кешеләр зыян күрергә тиеш түгел», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Мөфтиләр шурасы башлыгы сүзләренә караганда, бу бәйрәмне дин тотучылар үзләренең иң якыннары белән үткәрергә һәм тирә-юньдәге барлык кешеләргә бәйрәм шатлыгы бүләк итәргә ниятләргә тиеш.