Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Лаештагы пляжда су коенырга рөхсәт итте
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районындагы пляж ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең комлыкны файдалануга рөхсәт иткән санитар-эпидемиологик бәяләмәсен алды. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә Лаеш, Минзәлә һәм Зәй Башкарма комитетларыннан су объектын файдалануга санитар-эпидемиологик бәяләмә алу өчен өч гариза килде. Шулар арасыннан Лаеш шәһәре Башкарма комитеты су объектын файдалануга санитар-эпидемиологик бәяләмә алды. Шул рәвешле, хәзерге вакытта республикада файдалануга рөхсәте булган ике пляж рәсми рәвештә эшли», — диде Авдонина.
«Татар-информ» агентлыгы Лаештагы «Кама диңгезе» пляжының ял итүчеләр өчен ачылуы, әмма анда су керергә киңәш итмәүләре турында язып чыккан иде инде.
Бары тик Түбән Камадагы «Кама» пляжында гына су коенырга рөхсәт ителде.