Казан федераль университеты белгече җәйге ялда коронавирустан саклану турында сөйләде
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Ял вакытында коронавирус белән авырмас өчен, аралашуны киметергә һәм социаль дистанцияне сакларга, шәхси саклану чараларына аерым игътибар бирергә, ә диңгездә кеше аз була торган пляжларга өстенлек бирергә кирәк. Бу турыда КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин сөйләде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Диңгезгә баручы кеше инфекцияне эләктерү куркынычын арттыру белән килешә. Кеше күп булган урыннарда авыру кешене күз белән билгеләү кыен. Теләсә нинди саклану чарасы: битлек, перчатка, кулларны еш юу һәм башкалар — билгеле бер дәрәҗәдә ярдәм итәчәк, ләкин сез авырудан сакланмаган. Профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы — кешеләр күпләп җыелган урыннан качу», — диде Павел Зеленихин. Шулай ук Зеленихин сүзләренчә, коронавирусны кисәтүдә диңгез суы файдасына өметләнергә кирәкми. Диңгез суының нәтиҗәлелеге шулкадәр минималь ки, гомуми фонда ул бернәрсәгә дә йогынты ясамый. Шулай ук эксперт искә төшергәнчә, балаларга күп кеше яши торган урыннарда булырга рөхсәт итмәскә кирәк, чөнки алар коронавирус вакытында өзлегүләр белән интекмәсәләр дә, авыруны потенциаль таратучылар булырга мөмкин.