Россиядә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособие алу җиңеләйде
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерүне гадиләштерделәр. Бу турыда хөкүмәт матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин имза куйды. 1 ноябрьдән пособие алу җиңелрәк булачак. «Хәзер түләүләрне рәсмиләштерү өчен гражданнарга алиментлар турында белешмәләр булган документларны бирергә туры килмәячәк», — диелә хәбәрдә. Бу мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзләре алачак. 1 июньнән өчтән җиде яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр түбән керемле гаиләләргә түлиләр. Аларның уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш.