Мамадышта балалар өчен аттракционнар ачылды
![Мамадышта балалар өчен аттракционнар ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/1663032daa2080d83fa2d8d7c48fc34fa48d1937/store/fill/780/440/fcce70f8a5222b0bcb3cf39050782e7d55c436d1e977ff9359a9df2ca211/5f2262368ec8d_%D0%B5%D0%B8.jpg)
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Мамадышта балалар аттракционнары күп еллар Вятка елгасы яр буенда эшлиләр. Хәзер батутлар Юлчылар бистәсендә дә барлыкка килгән. Алар Җиңү паркында урнашкан. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
«Шәһәр хуҗалыгы» МУП директоры Зөлфәт Хөснетдинов сүзләренчә, батутлар шул ук расписание буенча, ә яр буенда да дүшәмбедән кала сәгать сигезгә кадәр эшли.
Контролер сүзләренчә, балалар рәхәтләнеп аттракционнарга килә. Көненә аларга 16 бала йөри.