Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Карбыз көне: аны ничек сайларга, сакларга? - "Ватаным Татарстан" газетасы

(Казан, 4 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Әхмәтҗанова). Без хәзер күзгә күренгән бар нәрсәнең дә бәйрәм “үткәргәненә” ияләшеп беттек инде. Менә бүген карбызга да чират җиткән. Тарих ни сөйли? Карбыз көненең тарихы АКШка барып тоташа. Ул анда Милли карбыз көне буларак үткәрелә. Юкка гына түгелдер, күрәсең. Баксаң, Америка карбыз ашау буенча беренчелекне бирми икән. Анда бу баллы һәм тәмле җиләк популярлыгы буенча  хот-догтан бер дә калышмый, ди. Сусауны баса, калориясе түбән. Бик тә уңайлы бит. Бәйрәм итәрлеге дә бар шул. Шуңа күрә бу көн халыкара статус алгандыр да инде. Тарихчылар карбызның туган җире дип Көньяк Африканы саный. Бу җимешне Борынгы Мисырда да үз иткәннәр. Мәсәлән, безнең эрага кадәр 20 нче елларда карбызларны, теге дөньяда   ризык булсын дип, фиргавеннәрнең каберлекләренә куйганнар. Казу эшләре вакытында аларның орлыкларын тапканнар. Моннан тыш ул Борынгы Мисыр мифларында телгә алынган, папируслардагы рецептларда бу хакта язулар сакланган. Борынгы Римда карбызны тозлап ашаганнар, бал кайнатканнар. X гасыр тирәсендә карбыз Кытайга да үтеп кергән. Ул Урта диңгездәге сәүдә судноларында пәйда булган. Шундук кулланышка да кергән. Әйтергә кирәк, Кытайда Карбыз көнен бик зурлап үткәрәләр. Өстәвенә, кытайлылар аның төрле дәвалау үзлегенә ия булганын белеп алалар, ашар алдыннан чистарыну өчен кулланалар. Бүген Кытайда карбызны бөтен илләргә караганда да күбрәк үстерәләр. Россия белән Европада карбыз беренче тапкыр XI-XII гасырларда пәйда була. Америкага XVI гасырда Европа колонистлары һәм Африка коллары белән үтеп керә. Бүген исә аны бөтен илләрдә үстерәләр. Алда әйткәнебезчә, барысыннан да күбрәк Кытайда, аннан Төркиядә, Иранда, Мисырда, Америка илләрендә, шулай ук Россиядә һәм Үзбәкстанда… Япония бу исемлектә соңрак тора, аның каравы, сортларының күплеге белән беренче урында. Анда квадрат, пирамида формасындагы, сары эчле, диаметры 10 см зурлыгындагы бәләкәй карбызлар да уйлап чыгарганнар. Файдаланып калыгыз! Чыннан да, сезонында карбызны ашап калырга кирәк. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта. Карбызда ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар. Карбыз төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз сутыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сутын туңдырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә. Белгечләр ни сөйли? Кирәкле кадәр карбыз ашау ачлык хисен басарга ярдәм итә һәм ябыгу өчен файдалы. Бу карбыздагы сыеклыкның ашказанын тутырып, калорийлы азык ашау теләген бетерү белән бәйле. Тик, әлеге продуктны ашаганда, аның күләмен күзәтеп торырга кирәк. Карбызда шикәр күп: йөз грамм карбыз йомшагына биш граммнан ун граммга кадәр шикәр туры килә. Бу, беренчедән, ашказаны асты бизенә артык авырлык китерә. Икенчедән, аны күп куллану артык авырлык өстәргә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, өлкәннәр өчен порция — 400-500 грамм, ә балаларга 300-400 грамм белән чикләнергә тиеш. Шул ук вакытта карбызны төп ризыктан соң ашарга кирәк. Карбыз белән агуланганда ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, сохари белән генә тукланырга киңәш ителә. Колак салыгыз Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, түбәндәге кагыйдәләргә колак салыгыз.

Карбыз кисәр алдыннан аны сабынлы җылы су белән яхшылап юарга онытмагыз.

Киселгән карбызны суыткычта гына саклагыз.

Төрле өлешләрдә нитратлар төрлечә туплана. Тикшерүләр, карбызның 3 см тирәсендәге кабыгында агулы матдәләр булуын күрсәтә.

Яраткан ризыктан файдаланганда чамасын белегез.

Ничек сакларга? Карбызларны озак вакыт сакларга мөмкин. Бу очракта ул табынны Яңа елда гына түгел, 8 Мартка да бизи алачак. Моның өчен көз көне 4 килограммнан да артмаган коры койрыклы карбыз сатып алырга кирәк. Сары тап мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Юарга, киптерергә, карбызны ятьмәгә урнаштырырга һәм караңгы салкынча урынга элеп куярга, температура +5 градустан югарырак булсын, ул бернәрсәгә дә тиеп тормасын. Әлбәттә, фатирда караңгы чолан да була, тик бу очракта карбыз ел ахырына кадәр генә саклана алачак. Ничек сайларга?

Карбыз шатлык һәм ләззәт китерсен өчен, шуны истә тотарга кирәк: Россиядә карбыз сатып алу өчен иң яхшы вакыт — җәй һәм көз.

Сәүдә өчен махсус билгеләнгән урыннардан, кибетләрдән сатып алырга кирәк.

Карбыз эре, тик гигант булырга тиеш түгел. Ул никадәр эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк булган саен, өлгергән дигән сүз. Артык кечкенә һәм артык зур карбызны сайларга киңәш ителми.

Карбызның коры койрыгы — өлгергәнлек билгесе. Карбыз өлгергәннән соң, барыннан да элек, аның койрыгы кибә.

Карбызның бер янындагы ачык тап максималь сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш.

Буй-буй төсле кабыгы максималь контрастлы булырга тиеш.

Өлгергән карбыз тырнак белән сызарга кыен булган каты ялтыравыклы кабык белән капланган була, Ә менә тырнак карбыз тиресенә җиңел үтеп керсә, димәк, җиләк өлгермәгән.

Өлгергән карбызга суккан очракта яңгыравыклы тавыш ишетелергә тиеш.

Карбызны кысып карап та тикшерергә була: кыскан вакытта аның кабыгы шытырдарга тиеш.

Карбыз өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар, өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән.

Карбыз — ике җенесле җиләк. «Ирләр»нең аскы ягы кабарып тора, түгәрәге кечкенә. «Кызлар»ның аскы ягы яссы, түгәрәге киң. «Кызлар» тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, үзләре баллырак.

Нитратлымы юкмы? Әгәр карбыз нитратлар белән «тукландырылган» икән, ул бу хакта үзе “хәбәр итә”. Мондый җимешләрнең эче интенсив шәмәхә төсмерле, ак төсле җепселләре саргылт төскә ошап тора, «дөрес» булмаган карбызның өслеге шома, ялтыравыклы, ә «дөрес» карбызда ул ярмалы була. Бакча культуралары тизрәк өлгерсен өчен, фермерлар төрле ашламалар куллана. Дөрес кулланганда, мондый тукландыру чаралары кешегә зыян китерми. Әмма азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Мондый матдәләр бигрәк тә иртә өлгергән җиләкләрдә күп. Нитрат күп булган карбызның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төсле була. Сәламәт карбызның уртасыннан кабыгына таба баручы җепселләр сары түгел, ә ак яки караңгы ак төстә була. Яхшы җиләкнең кисеме ярмалы була, ә ялтыравыклы һәм шома өслеге сатып алучыны сагайтырга тиеш. Яхшы карбыз булуын түбәндәге ысул белән тикшерергә мөмкин. Су салынган стаканга кечкенә карбызның йомшагын салырга кирәк. Продукт яхшы булган очракта, су тоныкланырга тиеш. «Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә карбыз һәм бакча культураларын өлешләп сату рөхсәт ителми, чөнки патоген микроорганизмнарның продукт кабыгыннан эчкә эләгү ихтималы зур. Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында карбыз алырга киңәш ителми. Ашар алдыннан карбызны яки кавынны яхшылап юарга кирәк, ә киселгән җиләкне бер тәүлек эчендә ашап бетерергә киңәш ителә. Хәлегез китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ничек бәйрәм итәргә? Мондый бәйрәмнәр, әлбәттә инде, табигать кочагында уза. Анда карбызны булдыра алган кадәр күбрәк ашыйлар да орлыгын кем нинди ераклыкка төкерә алу буенча ярыш оештыралар. Яки кызыклы фигуралар кисеп, бәйге үткәрәләр. Карбыздан төрле эчемлекләр дә ясарга була.  Бер дә булмаса, тәмле карбыз алып кайтыгыз да, бүген бәйрәм дип, балаларыгызны сөендерегез.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельске подвели итоги III Всероссийского форума «Арктика. Лёд тронулся»



VIP

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты






Новости 24 часа

До плюс 50 градусов: Каким городам России грозит аномальная жара летом 2024 года. Опубликован список



Game News

"Расхитительница гробниц: Легенда о Ларе Крофт" получила дату выхода и тизер



Москва

Уголовное дело возбудили после гибели столичной пенсионерки от удара током



News Every Day

Rangers backed into a corner, must beat Panthers on road to force Game 7



Авто

Правительство РФ направило дополнительные средства на завершение строительства трассы Гузерипль – плато Лагонаки в Адыгее



Москва

Росгвардия задержала устроившего стрельбу во дворе Балашихи мужчину



Джиган

«Мы думали, что будет легче!» Оксана Самойлова и Джиган будут выживать в песках дубайской пустыни в шоу «Выжить в Дубае. Возвращение» на ТНТ



Москва

Еще 7 полноприводных машин закупили для лесной охраны Подмосковья



Андре Агасси

Не ходите, дети, в теннис: как Андре Агасси и Штеффи Граф подарили детям право выбора



Москва

Более 40 тысяч семей в Москве и области получают ежемесячные выплаты из средств материнского капитала



50

РОССИЮ ОЖИДАЕТ ПЛЮС 50 ГРАДУСОВ: КАКИМ ГОРОДАМ ЖДАТЬ АНОМАЛЬНУЮ ЖАРУ



Симферополь

Арт-знакомство «Искусство должно давать счастье и радость»



Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде



Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве



Москва

Артисты – они все особенные!



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Гимнастки из Лобни выиграли 10 золотых медалей на областном турнире

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» легально изготавливает армии и спецслужбы. 6 серия. СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".


Москва

Артисты – они все особенные!






Rss.plus

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».

Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»

До плюс 50 градусов: Каким городам России грозит аномальная жара летом 2024 года. Опубликован список

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Бутман и Долина приняли участие в Akra Jazz Festival в Турции




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве

«Зенит» добыл волевую победу в матче с «Балтикой» и завоевал Кубок России

Пятеро саратовских гребцов выступят на играх БРИКС


Ролан Гаррос

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


VIP

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России