Казан ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырырга планлаштыралар
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда күпфатирлы йортлар ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырылачак. Бу хакта блоггерлар белән яр буен һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Без - Россиядә беренче һәм һәр йортта һәм ишегалдында бер подъездга биш урын исәбеннән велопарковканы мәҗбүри шарт итеп куйган әлегә бердәнбер шәһәр», - диде шәһәр башлыгы. Моннан тыш, велопарковкалардагы урыннарны исәпләү күп фатирлы йортларның катларына бәйле булачак. «Казан шәһәре Думасы яңа карарыннан соң барлык торак фонд велопарклар белән булачак», — диде мэр. Ул яңа торак комплекслар территориясендә паркинглар - мәҗбүри, ә калган ишегалларында халык соравы буенча барлыкка киләчәк, дип аңлатты. Объектлар ачкычка ябылачак.