Россия туристларына Черногориягә керү рөхсәт ителде
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия туристларына нинди дә булса чикләүләр һәм шартлар булмаган хәлдә Черногориягә керүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Иртәгәдән, 7 августтан, Черногориягә өстәмә шартларсыз керә ала торган илләр исемлеге бастырылды», - диелә Черногория Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә. Исемлеккә Азәрбайҗан, Беларусь, Зимбабве, Канада, Россия, Украина кертелгән. Элегрәк ил хөкүмәте каршындагы Милли координация советы Россияне эпидемиологик имин илләрнең «Яшел исемлегенә» керткән иде.