«Зәкят» фонды Бәйрутта шартлаудан зыян күрүчеләр файдасына акча җыя
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 4 августта Ливан башкаласы Бәйрутта зур шартлау вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Зәкят» фонды сайтында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә чакыралар. «Бәла ялгыз йөрми. Ливан башкаласында портта көчле шартлау вакытында өч меңнән артык кеше зыян күрде. Һәлак булучылар да бар. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Йортлар җимерелгән. Бәйрут халкына гуманитар ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч рәвештә акча җыю игълан итәбез. Гаиләләр урамда калды», - диелә мөрәҗәгатьтә.
6 августта 11.00 сәгатьтә фондта 300 мең сумга якын акча җыелган.