Илсур Метшин блогерларга Кабан күле яр буеның төзелеп килә торган өлешен күрсәтте
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кабан күле яр буеның икенче чираты 30 августта Шәһәр көненә һәм ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин яр буе һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча блогерлар белән очрашуда сөйләде. «Безнең өчен [блогерлар белән очрашу] бу яңа формат. Сезнең аудиториягез зур, ә безнең үзгәрешләр, төзелеш һәм планнар турында сөйләү өчен яхшы форсатыбыз бар», — диде Илсур Метшин. Мэр белән очрашуга блогерлар, велоактивистлар, матбугат вәкилләре килде. «Кабан ярының икенче чираты Татарстан Республикасының йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Быел без Мәрҗани һәйкәле участогыннан театрга кадәр эшләр башкардык һәм бүген фитнес-үзәктән Назарбаев урамына кадәр яңа өлеш тәкъдим ителәчәк», — диде шәһәр башлыгы. Фитнес-үзәк урнашкан бина янында воркаут өчен тренажерлар һәм спорт мәйданчыгы урнашачак. Ярым җимерелгән бинадан ишү буенча спорт мәктәбен яңа мәйданчыкка күчерәчәкләр, анда 10-18 яшьлек 420 спортчы шөгыльләнә алачак.