Казанда чит ил автомобиле бетонболгаткыч белән бәрелешкән
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда чит ил автомобиле бетонболгаткыч белән бәрелешкән, җиңел машинага шактый зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Агентлыкка билгеле булганча, бүген Казанда иртәнге унынчы яртыда Ферма шоссесы һәм Бакый Урманче урамнары чатында күпер астында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «КАМАЗ» һәм «КИА» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. «КАМАЗ» җиңел машинаның бер өлешен чын мәгънәсендә «кубарып» аткан. «КИА» автомобиленең йөртүчесенә психологик ярдәм күрсәткәннәр. Табиблар аның авария нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрен дә эшкәрткән.