Михаил Мурашко: Казан проекты буенча Россиядә яңа хастаханәләр төзеләчәк
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы проекты ил буйлап таралачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко корпус ачылышында сөйләде.
«Безгә бүген әлеге проектны үз территорияләрендә гамәлгә ашыру өчен мөрәҗәгать иткән төбәкләр бар», — диде министр.
Климат үзенчәлекләре аркасында проектларда төбәкләрнең көньяк һәм төньяк территорияләрендә кайбер үзгәрешләр булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты һәм Россия сәламәтлек саклау министры Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты.