Татарстан Covid-19 антитәнчекләре булган кешеләр саны буенча лидерлар рәтенә кергән
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр булган кешеләр күп булуы ачыкланды. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый төбәкләр исемлегенә Төмән, Тула өлкәсе һәм Санкт-Петербург кергән.
«Тикшерелгәннәр саныннан чагыштырмача үлчәмдә антитәнчекләр булган кешеләр Төмән өлкәсендә 24,5 процент, Тула өлкәсендә 27,8 процент, Санкт-Петербургта 26 процент, Татарстанда 31,5 процент тәшкил иткән», — диде ул.
Аның мәгълүматлары буенча, Covid-19 инфекциясе буенча серологик тикшеренүләр хәзерге вакытта 26 субъектта үткәрелгән.