Миңнеханов һәм Мурашко йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты
![Миңнеханов һәм Мурашко йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачты](https://tatar-inform.tatar/attachments/c40f2026bac15a3a097cebc5adde3e1f9feacc99/store/fill/780/440/da787a6de05267ec0e1c5f23116b86f3cf634e5330f1f73cef66e940fe06/photo_2020-08-10_19-48-07.jpg)
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тантаналы рәвештә тасманы кисте һәм татарстанлыларны Covid-19 инфекциясеннән дәвалаячак урынны карады.
«Бу — Россиядә кыска срокларда, супертемп белән төзелгән 22нче объект», — диде сәламләү сүзендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Гомуми мәйданы 15 мең кв. метрдан артык булган 232 урынга исәпләнгән дүрт катлы монолит-кирпеч бинаны 100 көндә төзегәннәр. Аның үз лаборатория корпусы да бар. Биш көн элек корпус пациентларны кабул итәргә тулысынча әзер дип игълан иттеләр.
Хастаханә заманча югары технологияле медицина җиһазлары: ИВЛ аппараты, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ-җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Объектның бәясе — 1,8 миллиард сум.
Бер ай элек төзелеш мәйданчыгында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булды. Ул төзелеш оешмалары эшен технологияләр агымы һәм эш процессларын оптимальләштерү дип атады.
«Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән авырулар күчерелмәячәк. Анда госпитализация яки ашыгыч медицина ярдәме кирәк булгган яңа пациентларны гына китерәчәкләр.