Бу атнада Татарстанда яшенле яңгыр явачак
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 августта, Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +18…+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем булу ихтималы аз. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Чәршәмбе, 12 августта, төнлә урыны белән республика буенча яңгыр яварга мөмкин. Көндез яшен вакытында җил көчәю ихтималы бар. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, республиканың көнчыгыш районнарында +17 градус, көндез +17…+22 градус булачак. Пәнҗешәмбе, 13 августта, шулай ук яңгыр һәм яшен көтелә. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, көндез +15...+20 градустан югары булмаячак. Җомга, 14 августта, һәм шимбә, 15 августта, беренчел фаразлар буенча республикада яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы +8…+13 градус, көндез +14…+19 градус булырга мөмкин.