Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак
![Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/853401b37633155acd1861088c64c34906715277/store/fill/780/440/eb6f535ed93ceff6715f329ab43a0873bb9e47363876b67d9128eb07e878/AI3I3224%5B1%5D.jpg)
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгырлар явачак.
Төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5...10 градус була. Көндезге сәгатьләрдә һава +19... +24 градуска кадәр җылыначак.