Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән
![Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/beaef6633d7bad966c2cbbff5612a98231e392dc/store/fill/780/440/c71b66a10c8f6778a29dd22dfef55cc91cbfe53126ff8cfbe01d788c0d8f/D047A89A-889A-44E3-B529-D983F52C4BED.jpeg)
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген кич белән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Каюм Насыйри урамындагы 38нче номерлы йорт подвалында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде. 2нче зона отряды коткаручылары урында бинаның подвалын 2,5 метр биеклектә су басуын ачыклаган. 43 яшьлек ир-атның мәетен судан водолазлар чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.