Чаллыдагы Җәмигъ мәчетендә беренче җомга намазы укыдылар
(Чаллы, 14 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда төзелә торган Җәмигъ мәчетендә беренче тапкыр җомга намазы укыдылар.
Әлеге мәчет инде 28 ел төзелә. Менә хәзер генә бу бинада намаз уку мөмкинлеге барлыкка килде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев мәчетнең попечительләр советы рәисе. Ул ел дәвамында мәчетнең стеналары тулысынча күтәрелеп бетәчәк дип ышандыра. Бу эшләргә 240 миллион чамасы акча кирәк.
Мәчет төзелешенә шәһәрдәге төзелеш компанияләре зур ярдәм итә. Алексей Горшковның «АНГ Холдинг» оешмасы 80 миллион сумлык төзелеш-монтажлау эшләрен башкарган. Башка оешмалар да ярдәм итә. Мәчет төзү фондына акча тапшыручылар да шактый. Ярты ел эчендә фондка 18 миллион сум җыйганнар.
Хәзерге вакытта алты корпусның икесендә монолит блоклар күтәрелә. Аннары дүрт манараны төзи башлыйлар. Кышка мәчет түбә астына кертеләчәк, аңа гөмбәз куячаклар.