Татарстанда вакытлыча эш эзләү буенча порталда 200 тирәсе вакансия бар
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстанда вакытлыча эш эзләү өчен төзелгән порталда республика эш бирүчеләреннән якынча 200 вакансия урнаштырылган. Бу хакта онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
«Студент яшьләр гамәлдәге онлайн-мәйданчыкларда аларның сорауларына төгәл формалаштырылган җавап ала алмый», - дип аңлатты ул мондый ресурс булдыру кирәклеген.
«Студентлар хезмәт отрядлары» оешмасы эш турындагы игъланнар белән сайтны башлап җибәрде. Анда 100гә якын эш бирүчедән 200гә якын вакансия барлыкка килде.
Пандемия чорында шәһәр югары уку йортлары каршында яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча штаблар төзелде, алар белән хәзер һәм киләчәктә дә ТР Студентлар лигасы кураторлык итәчәк.
Вакытлыча эш эзләүдә төп проблема дип Фәттахов эш бирүче белән студент арасында координация җитмәүне атады.