Буа театры яңа сезонын 28 августта ача
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Буа дәүләт театры яңа сезонын 28 августта ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Буа дәүләт драма театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгән.
Әлеге пьесаны Мирсәй Әмирнең 1943-44 елларда Толымбай авылына килеп язган. «Пьесаның геройлары безнең авыл кешеләре. Әсәрнең төп герое Фатыйма да безнең Фатыйма апа Вилданова», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.
Спектакльнең режиссеры — Тимур Кулов.
Спектакль Буа театрында 19.00 сәгатьтә башлана.