Министрлыкта балалар хастаханәсенең әлегә Covid-госпиталь булып эшләячәген әйттеләр
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның яңа коронавирус инфекциясе авыруларын дәвалый торган беренче шәһәр балалар хастаханәсен пациентларны планлы кабул итүгә күчерергә планлаштырмыйлар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта мондый карарның сәбәпләрен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков атады.
«Беренче балалар хастаханәсе провизор госпитале һәм Covid-госпитале буларак эшли. Авырулар барыбер булуын исәпкә алып, без бу балалар хастаханәсенең стационар егәрлекләре сакланырга тиеш дип саныйбыз», — дип аңлатты спикер.
Жаворонков хәбәр иткәнчә, республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусында кечкенә пациентлар өчен койкалар бар.
«Йогышлы авырулар хастаханәсе өлкәннәр өчен булган кебек балалар өчен дә бу мәсьәләне яба», - диде министр урынбасары.
Элегрәк «Татар-информ» Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы Республика клиник хастаханәсе Сovid-госпитале ябылганнан соң тулы көченә эшли башлаячак, дип хәбәр иткән иде.