Россиядә АУЕ* хәрәкәте экстремистик дип табылды
![Россиядә АУЕ* хәрәкәте экстремистик дип табылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/fa4d7f8052aa6213e7eee783542cd8cec20937e4/store/fill/780/440/4d58ce502b48e09df7a083c73613e8ed464c4ad18562fdc3f570f414367d/75f0c4cb29a506600fc2a8e1%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Россия Югары суды бүген АУЕ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен («Арестантский уклад един»* яки «Арестантское уголовное единство»*) экстремистик дип таныды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Суд утырышы ябык режимда узды. Хәзер кем үзен АУЕ* хәрәкәтендә дип саный, андый кешеләр экстремизм маддәсенә эләгә.
«РФ Генераль прокурорының административ дәгъва белдерүен канәгатьләндерергә һәм АУЕ* хәрәкәтен экстремистик оешма дип танырга һәм аны РФ территориясендә тыярга», - дип укыды карарны Югары судның бер хөкемдары.
Генераль прокуратурада аңлатуларынча, хәрәкәттә катнашучылар, шул исәптән яшүсмерләр дә, башка гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең сәламәтлегенә һәм тормышына чын куркыныч тудыра. АУЕ* хәрәкәтен экстремистлык дип тану үсеп килүче буын мәнфәгатьләрен нәтиҗәлерәк якларга һәм «җәмгыятьне савыктыруга ярдәм итәргә» булышачак.
*Россиядә тыелган экстремистик оешма.