Фәттахов яшьләр өчен Татарстанның җәлеп итүчәнлеге факторларын атады
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда, кайбер өстенлекләргә ия, алар республикага яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шулар турында онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Татарстанның җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый торган факторларның тупланмасы куркынычсызлыктан, җәмәгать киңлекләреннән, мөмкинлекләрдән башлана. Иң мөһиме - эш, тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты», – диде Яшьләр эшләре министры. Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионаты Татарстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итте һәм яшьләр өчен үзләрен спортта гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен арттырды. Аерым алганда, республикага су спорт төрләре белән шөгыльләнүче спортчылар һәм экстремаллар күчеп килә. «Соңгы биш елда без күпме яшь кеше китүе, республикага күпме килүе буенча күзәтәбез. Быел Татарстанга, китүгә караганда, килүче яшь кешеләр меңнән артык булды», – дип аңлатты Фәттахов. Хәзер Россиядә Татарстанда үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бар, дигән билгеле бер тренд бар, дип өстәде ул.